Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Песошин: Ике дәүләт телен куллану күрсәткечләрен тиешле таләпләргә туры китерергә кирәк
Урам-юл күрсәткечләре, истәлек такталары һәм вывескалардагы мәгълүматны республика законында күрсәтелгән ике телле нормага китерү юнәлешендәге эшне активлаштырырга кирәк. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Телләр турындагы законнарны гамәлгә ашыру советы утырышында шулай дип белдерде. Республика юстиция министры Рөстәм Заһидуллин утырышта әлеге тема буенча төп доклад белән чыгыш ясады. Ул Татарстанда телләрне куллануга карата һәрвакыт аерым игътибар бирелүен искәртте.
«Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советына юлламасында телләрне, мәдәниятләрне һәм традицияләрне саклауны кайгырту безнең зур казаныш булуын билгеләп үтте», - дип искәртте Заһидуллин.
Аның сүзләренчә, ТР Юстиция министрлыгы 2018 елдан бирле республикадагы дәүләт телләрен бердәй файдалану буенча айлык мониторинг үткәрә. Хисап системасы иҗтимагый тормышның төрле өлкәләрендәге 15 күрсәткечне берләштерә. Министр узган ел өчен күрсәткечләрне гамәлгә ашыру буенча конкрет мәгълүматлардан торган слайд тәкъдим итте. 15 күрсәткеч арасында җидесе 100 процентлы дәрәҗәгә җиткән.
Татар телендәге театр-тамаша чаралары (51,8 процент), мәктәпкәчә учреждениеләрдә татар балаларын туган телдә укыту (56,3 процент), вокзал һәм аэропортларда ике дәүләт телендә мәгълүмати хезмәт күрсәтүнең тәэмин ителеше (69 процент), шулай ук ике телдәге тиешле автоинформаторлар булган җәмәгать транспортының өлеше (89,5 процент) буенча республиканың ике дәүләт телен тигез куллану юнәлешендә шактый түбән күрсәткечләр теркәлгән. Шул ук вакытта, әлеге очракларның һәркайсында күрсәткечләр 2022 елда билгеләнгән дәрәҗәгә җиткән яки узып киткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз