news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Песошин: Космонавтика көне - кешелекнең акылга сыймаслык казанышлары символы ул

Алексей Песошин: Космонавтика көне - кешелекнең акылга сыймаслык казанышлары символы ул
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

ТР Премьер-министры Алексей Песошин Космонавтика көнен акылга сыймаслык казанышлар символы дип атады. Ул, барлык татарстанлыларны әлеге бәйрәм белән котлап, шулай дип белдерде.

«Бу истәлекле көн кешелекнең галәмне буйсындыру омтылышындагы акылга сыймаслык казанышлары һәм кыю амбицияләре символы булып тора. Бүген илебез үзен галәм киңлекләрен өйрәнүгә һәм үзләштерүгә багышлаган, Россия космонавтикасы традицияләрен саклаучылар һәм арттыручыларны хөрмәтли», - дип билгеләп үтте Песошин.

Ул искәртеп үткәнчә, Россиянең галәмдәге казанышларының әһәмияте елдан-ел арта, ә перспективалар амбициоз төс ала.

«Безнең тикшеренүчеләр һәм инженерлар илебез космонавтикасының казанышларына халыкара проектларда ихтыяҗ булсын, космик фән һәм технологияләр үсешенә өлеш кертсен өчен көн саен тырышып эшли», - дип өстәде Песошин.

Аның сүзләренчә, Россия, үткәндәге бөек җиңүләрне онытмыйча, киләчәккә ышаныч белән карый, яңа офыклар ача һәм үз алдына яңа максатлар куя.

«Әлеге бәйрәм көне бөек ачышларга, кыю хыялларга һәм яңа казанышларга рухландырсын. Барыгызга да сәламәтлек, уңышлар һәм галәмне буйсындыруда яңа үрләр телим!» - диде ТР Хөкүмәте башлыгы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100