news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алексей Песошин Казанның Арча зиратында «Җиңүче солдат» монументына чәчәкләр салды

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Казанның Арча зиратында «Җиңүче солдат» монументына чәчәкләр салды. Тантана Җиңү көнен бәйрәм итүгә багышланган иде, дип хәбәр итә ТР Хөкүмәте матбугат хезмәте.

Кунакларны һәм тантанада катнашучыларны Казан Суворов училищесы курсантлары каршы алды.

Бер минут тын торганнан соң, өч тапкыр залп ясалды, аннан сон тантаналы марш белән Икенче бөтендөнья сугышы чоры формасына киенгән сугышчылар взводы узды.

Бу чарада сугыш ветераннары, Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчыларның туганнары һәм якыннары, РФ Дәүләт Думасы депутатлары, рәсми затлар катнашты.

Аннары тантанада катнашучылар «Хәсрәт кичерүче солдат» һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

Алексей Песошин шулай ук Советлар Союзы Герое, Казанның Мактаулы гражданины, легендар очучы-истребитель Михаил Девятаевны искә алды.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Премьер-министры һәм аны озата йөрүчеләр Арча зиратының Дан аллеясында Бөек Ватан сугышы ветераны, Советлар Союзы Герое, Совет һәм Россия хәрби һәм җәмәгать эшлеклесе Борис Кузнецов һәм Социалистик Хезмәт Герое, Совет галиме һәм җәмәгать эшлеклесе Илдус Мостюков каберлекләрендә булдылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot