Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Алексей Песошин «Җитештерүчәнлек 360» федераль форумын оештыру комитеты утырышын уздырды
Бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында «Җитештерүчәнлек 360» V федераль форумын әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы узды. Оештыру комитетын ТР Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.
Бу оештыру комитетының беренче утырышы, диде Алексей Песошин, без масштаблы, киеренке эшкә старт бирәбез. Федераль форумны лаеклы дәрәҗәдә уздырырга кирәк. Бу турыда Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
«Җитештерүчәнлек 360» федераль форумы хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен төп мәйданчык булып тора. 2023 елда форумны Татарстан кабул итә.
Алексей Песошин, аерым алганда, Татарстан Республикасында бишенче ел рәттән «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты гамәлгә ашырылуын искәртте. «Бу илкүләм проект төбәк һәм тулаем ил икътисады өчен аерым әһәмияткә ия, - диде Алексей Песошин. – Чыгымнарны киметеп һәм предприятиеләрдәге бизнес-процессларны оптимальләштереп, без хезмәт нәтиҗәлелеген арттырабыз, предприятиеләр конкурентлыкка сәләтлерәк була һәм күбрәк продукция җитештерә ала».
Исегезгә төшерәбез, төбәктә илкүләм проектны Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы күзәтә. Илкүләм проект чараларын гамәлгә ашыру өчен Татарстан Республикасы энергия ресурсларының нәтиҗәле технологияләре үзәге базасында төзелгән ТР Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендәге компетенцияләр төбәк үзәге җаваплы.
Оештыру комитеты әгъзалары көн тәртибендәге мәсьәләләрне карадылар, форумга әзерлек кысаларындагы бурычларны тикшерделәр. Форумны әзерләү һәм үткәрү турындагы нотык белән Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Родион Карпов чыгыш ясады.
«Җитештерүчәнлек 360» V Федераль форумы Казанда 2023 елның 20-21 июлендә уза. Форумның мәйданчыгы Б. Рәмиев исемендәге ИТ-парк була. Чарада катнашу өчен Россия Федерациясенең барлык субъектларыннан 1 меңнән артык кеше килер дип көтелә. Программада пленар утырыш, түгәрәк өстәлләр, дискуссияләр, иң яхшы практикаларны алмашу, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз