news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Песошин «Теләкләр чыршысы» акциясе кысаларында дүрт баланың хыялын тормышка ашырачак

Фото: rais.tatarstan.ru

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясендә катнашты. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17нче утырышы кысаларында Бөтенроссия акциясенең чираттагы чарасы узды.

ТР Хөкүмәте башлыгы дүрт баланың: Балтач районыннан гитара турында хыялланучы 5 яшьлек Ландыш, Казаннан Яңа елда акыллы колонкалы булырга теләгән 13 яшьлек Зарина, шәһәр тибындагы Балтач бистәсеннән велосипед турында хыялланучы 8 яшьлек Ләйлә, шулай ук электрон китаплы булырга теләгән Лаеш районыннан 16 яшьлек Эвелинаның теләген үтәячәк.

Традиция буенча акция Яңа ел алдыннан уза, теләгән һәркемгә балачак хыялларын тормышка ашырырга һәм бәйрәмнәргә җылылык кертергә мөмкинлек бирә.

Күркәм гадәткә кергәнчә, акция Яңа ел алдыннан уза һәм теләгән һәркемгә балачак хыялларын тормышка ашырырга мөмкинлек бирә.

Акциядә авыр тормыш хәлендәге 3-17 яшьлек малайлар һәм кызлар, мөмкинлекләре чикләнгән балалар, ятимнәр, шулай ук махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның балалары катнаша. Һәр бала үзенең Яңа ел теләген калдыра, ул чыршыны бизәп торган махсус шарларга урнаштырыла.

Быел акция 2025 елның 15 ноябрендә башланды, ул 2026 елның 28 февраленә кадәр дәвам итәчәк. Татарстаннан 3 меңнән артык кеше ЕЛКАЖЕЛАНИЕ.РФ проекты сайтына үз хыялларын язып җибәргән.

news_right_1
news_right_2
news_bot