news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Песошин: Илкүләм проектларның үтәлми калу куркынычы юк

«Татарстан 2022 елда илкүләм проектларны гамәлгә ашыру буенча үзенә алган барлык бурычларны үтәячәк», - диде Премьер-министр.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин сүзләренчә, республикада илкүләм проектларны гамәлгә ашыруда куркыныч янаган сәбәпләр юк. Бу хакта ул Татарстан Дәүләт Советының 31 нче утырышында депутат Азат Җиһаншин соравына җавабында әйтте.

«Татарстан 2022 елда илкүләм проектларны гамәлгә ашыру буенча үзенә алган барлык бурычларны үтәячәк, ниндидер эшләрдә яки тәэмин ителештә өзеклекләр туар дигән куркыныч юк», - дип белдерде Алексей Песошин.

«Илкүләм проектлар үтәлешендә куркыныч күрмим. Без күбрәк акчалар кулланып эшләгән эшләр дә бар. Быел илкүләм проектларга 29,4 млрд сум акча бүленгән, шуның 19,1 млрд сумы – федераль өлеше. Барлыгы 148 чара каралган», - дип билгеләп үтте Премьер-министр.

Ул илдә кризиска каршы чаралар пакеты кабул ителгәнен искәртте. «Алар бәяләргә төзәтмәләр кертеп, дәүләт заказлары кысаларында башка төр җиһазларга күчәргә мөмкинлек бирә. Шул рәвешле, заказчыларда һәм поставщикларда үз бурычларын үтәүдә яңа мөмкинлекләр барлыкка килә», - диде.

Бүген Алексей Песошин парламент утырышында депутатлар каршында Хөкүмәтнең 2021 елгы эшчәнлеге турында хисабы белән чыгыш ясады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100