Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алексей Песошин «Ел юристы - 2023» премиясен тапшырды
Бүген Казан федераль университетында Г.Ф.Шершеневич исемендәге Бөтенроссия юридик премиясе һәм «Ел юристы - 2023»Татарстан Республикасы юридик премиясе тапшырылды. Тантанада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Россия юристлар ассоциациясе президиумының җаваплы секретаре, Россиянең баш дәүләт экспертизасы башлыгы Игорь Манылов, КФУ ректоры Ленар Сафин катнашты.
Алексей Песошин юридик берләшмә вәкилләрен булачак һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. «Сезгә зур җаваплылык йөкләнгән: еш кына кешеләрнең язмышы сезнең үз вакытында һәм квалификацияле ярдәмегезгә бәйле. Сезнең игелекле хезмәтегез, югары компетентлылыгыгыз һәм закон һәм гаделлек тантанасы хакына эшкә тугрылы булуыгыз өчен рәхмәт», - диде Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы.
Премьер-министр Россия юристлар ассоциациясенең һәм аның төбәк бүлекчәләренең ролен югары бәяләде. «Аның эш нәтиҗәләре юридик ярдәм күрсәтү һәм хокукый мәгърифәтчелек институтын үстерүгә зур өлеш кертә, юридик һөнәрнең абруен күтәрүгә, хокукый мәдәниятне камилләштерүгә һәм актив гражданлык позициясен формалаштыруга хезмәт итә. Шунысы мөһим, Ассоциация яшьләрне үз эшчәнлегенә җәлеп итә алды», - дип ассызыклады Алексей Песошин һәм республиканың кайбер дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз