news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Песошин: Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре фидакяр хезмәт куя

Алексей Песошин: Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре фидакяр хезмәт куя
Фото: © «Татар-информ»

ТР Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының барлык хезмәткәрләре һәм ветераннарын һөнәри бәйрәм – РФ Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән котлады.

«Министрлыкның меңләгән хезмәткәрдән торган коллективы тырышлыгы көн саен гражданнарның хокуклары һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауга, җинаятьләр булдырмау һәм аларны ачыклауга юнәлдерелә. Эш көннәрендә һәм бәйрәмнәрдә хезмәткәрләр үзләрен аямыйча, еш кына гомерен куркыныч астына куеп хезмәт итә, батырлык һәм каһарманлык күрсәтә», - ди Алексей Песошин ТР Хөкүмәте сайтында урнаштырылган котлавында.

Ул киберҗинаятьчелек, коррупция, легаль булмаган наркотиклар әйләнеше, экстремизмга каршы тору нәтиҗәлелеген арттыру өчен күп эш башкарыла, дип өстәде. Шулай ук, аның сүзләренчә, миграция процессларын контрольдә тоту, юл хәрәкәте иминлеге мәсьәләләре, хокук бозуларны профилактикалауга зур игътибар бирелә. Бу һәм башка юнәлешләрдә актив эшчәнлекне дәвам итү мөһим.

«Татарстан Республикасы инде күп еллар дәвамында зур халыкара чаралар уздыру урыны булып тора. Хокук саклау органнарының җайга салынган эше нәтиҗәсендә илебез өчен мөһим сәяси вакыйга – XVI БРИКС саммиты иминлеге тәэмин ителде», - дип искәртте Песошин.

Татарстан Республикасы Премьер-министры шулай ук эчке эшләр органнары ветераннарына зур рәхмәт белдерде. «Алар яшь хезмәткәрләрнең үсешенә зур өлеш кертә, аларга бай тәҗрибә тапшыра, һәлак булганнарның гаиләләренә һәрьяклап ярдәм күрсәтә», - дип өстәде ул.

Азактан Алекскей Песошин Эчке эшләр министрлыгының барлык хезмәткәрләренә намуслы хезмәте һәм сайлаган эшенә тугрылыгы өчен рәхмәт белдерде, шулай ук аларга һәм гаиләләренә ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100