news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Песошин: Дәүләт биреме артачак, аны үтәргә кирәк

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин сүзләренчә, зур предприятиеләрдә дәүләт биреме бермә-бер артачак. Бу хакта ул 2023-2025 елларга бюджет проекты буенча парламент тыңлауларында әйтте.

«Безгә, беренче чиратта, ул биремне үтәргә кирәк, ә моның өчен эшче куллар җитәрлек булуы һәм, бу эшләр башкарылсын өчен, мөмкин кадәр уңайлы шартлар тудыру мөһим», - дип белдерде Хөкүмәт рәисе.

Песошин киләсе елгы бюджет проектында кече һәм урта бизнеска ярдәм чаралары сакланганын искәртте. «Зур предприятиеләр эшен тәэмин итү һәм, беренче чиратта, эш урыннарын саклау, муниципалитетлар арасында миграция булмасын өчен сәнәгать паркларына ярдәм итү кирәк», - диде.

Премьер сүзләренчә, «бу елның 8 ае нәтиҗәләре буенча алданрак барабыз. «Запас бар, ләкин вазгыять ничек үсеш алачагын белмибез. Әлегә фараз гына, үсеш булса, дефицитны каплауга тотылачак», - дип әйтте Алексей Песошин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100