news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Песошин: Даими үсеш - Татарстанның яшь химикларының тормыш позициясе нигезе

Алексей Песошин: Даими үсеш - Татарстанның яшь химикларының тормыш позициясе нигезе
Фото: © "Татар-информ", Рамил Гали

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин фармацевтика, нефть эшкәртү, химия һәм нефть химиясе сәнәгате хезмәткәрләрен Химиклар көне белән котлады. Республиканың гасырларлар дәвамындагы данлыклы фәнни традицияләре һәм илнең икътисади үсешен тәэмин итәргә мөмкинлек бирә торган югары сәнәгать потенциалы бар, дип билгеләп үтте ул.

«Безнең республиканың фармацевтика, нефть эшкәртү, химия һәм нефть химиясе сәнәгате предприятиеләре, кайбер очракларда Европада һәм Россия Федерациясендә иң зуры буларак, базарга конкуренциягә сәләтле яңа продукция төрләре белән чыгуны дәвам итә, икътисадның барлык тармаклары (авыл хуҗалыгыннан алып хәрби-сәнәгать комплексына кадәр) белән элемтәләрне ныгыталар», диелә котлауда.

Песошин билгеләп үткәнчә, тармакның мактауга лаек абруе артында көндәлек тырыш хезмәт, һөнәргә бирелгәнлек, меңләгән югары квалификацияле белгечләрнең һәм галимнәрнең югары дәрәҗәдә оешканлыгы тора. Ул белдергәнчә, хезмәткә хөрмәт, белемгә омтылыш һәм даими үсеш Татарстанның яшь химикларының тормыш позициясе нигезе булырга тиеш.

«Бүген Россия сәнәгате катлаулы вакыт кичерә, безнең барыбыздан да тотрыклыланган мөнәсәбәтләрне үзгәртү таләп ителә. Бу республиканың химия предприятиеләре өчен дә искәрмә булмады. Әмма бу чор мөмкинлекләр вакыты да булып тора», - дип саный Премьер.

Учреждениеләрнең бай тәҗрибәсе, фәнни һәм җитештерү потенциалы авырлыкларны уңышлы үтәргә һәм кыска вакыт эчендә сәнәгать һәм халык өчен кирәкле продукция җитештерүне җайга салырга мөмкинлек бирә, дип белдерде ул.

«Һичшиксез, илебез сәнәгатен комплекслы үстерү, инновацион проектларны гамәлгә ашыру - гражданнарның тормыш дәрәҗәсен үстерү, икътисадның иминлеген арттыру чыганагы, киләчәк буыннарның лаеклы тормышы гарантиясе», - диде Песошин һәм республиканың фармацевтика, нефть эшкәртү, химия һәм нефть химиясе сәнәгате, тармак фәнни учреждениеләре хезмәткәрләренә югары дәрәҗәдәге һөнәри осталыклары, даими рәвештә камилләшүгә омтылулары һәм үз эшендә җаваплы булулары өчен рәхмәт белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100