news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алексей Песошин: Чүп яндыру заводын төзү мәсьәләсе көн тәртибеннән алынмады

Татарстанда чүп яндыру заводы төзелеше мәсьәләсе көн тәртибеннән тулысынча алынмады, шулай ук әлегә хәл ителмәгән. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының тугызынчы утырышында республика Премьер-министры Алексей Песошин әйтте.

«Белүегезчә, бер авырткан тема бар, ул – чүп яндыру заводы. 2023 елның 1 августыннан инвестор эшне туктатып торды. Калдыклар белән эш итүнең территориаль схемасы буенча ике альтернатива бар. Әгәр проект буенча завод төзелсә, анда чүп-чар аралау өчен зур станция булачак, бу республика буенча йөртү күләмен шактый җиңеләйтәчәк. Монда инвестор акчалары», – диде Хөкүмәт башлыгы.

Песошин сүзләренчә, документлар теркәү, инфраструктура төзү буенча республика үз бурычларын үтәгән. «Мәсьәлә – инвесторда. Һәм илнең югары җитәкчелеге дәрәҗәсендә хәл ителә», – диде ул.

Премьер-министр алты чүп аралау станциясе төзү планнары булуын да өстәде, алар чыгарыла торган калдыклар күләмен киметәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot