news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алексей Песошин БПЛА һөҗүменнән соң Түбән Камага килде

БПЛА һөҗүменнән соң Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча Түбән Камага республика премьер-министры Алексей Песошин килде. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Песошин һөҗүм вакытында зыян күргән торак йортта булды, шулай ук зыян күрүчеләрнең хәле һәм кешеләргә нинди ярдәм күрсәтелүе турында хәбәр ителде.

Рөстәм Миңнеханов урындагы вәзгыять буенча докладлар ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot