Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алексей Песошин Бөтенроссия гимнастика көне фестивале ачылышында булды
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Казанда Бөтенроссия гимнастика көнен ачу тантанасында булды. Бу хакта ТР Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чара Казан Гимнастика үзәгендә узды, анда кунаклар өчен балалар уен зоналары, фотосессияләр һәм Россия спорт йолдызларыннан мастер-класслар оештырылды. Моннан тыш, тамашачыларга «140 ел - җитезлек, чыдамлык һәм грация: гимнастика сагасы» гала – шоуын күрсәттеләр. Аның кысаларында чарага килүчеләр Россия гимнастикасы тарихы белән танышты, ә Олимпия чемпионнары үзләренең осталыкларын күрсәтте.
Песошин катнашучыларны котлады һәм гимнастиканың спорт белән сәнгатьне берләштерүен, ә Россиянең инде 140 ел гимнастикада традицияләр формалаштыруын һәм дөнья дәрәҗәсендәге чемпионнар тәрбияләвен билгеләп үтте. Премьер-министр фестиваль яшьләрне гимнастика белән шөгыльләнергә рухландырыр һәм якты хисләр бүләк итәр, дип өметләнүен белдерде.
Моннан тыш, «Россия тимер юллары» ААҖ һәм Россия гимнастика федерациясе җитәкчесе Олег Белозеров белән Песошин «Россиянең атказанган тренеры» исемен алган Радик Курмангалинга Россия спорт җыелма командасы бүләген тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз