news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Песошин: Без кадрлар мәсьәләсен мигрантлардан башка хәл итә алмыйбыз

Алексей Песошин: Без кадрлар мәсьәләсен мигрантлардан башка хәл итә алмыйбыз
Фото: gossov.tatarstan.ru

Татарстанда белгечләргә кытлык проблемасын мигрантлардан башка хәл итүе кыен булачак. Республика Премьер-министры Алексей Песошин ТР Дәүләт Советының 53нче утырышында шулай дип белдерде.

«Бу мәсьәләне хәл итәргә тиешлегебезне аңларга кирәк. Чөнки без кадрлар мәсьәләсен мигрантлардан башка хәл итә алмыйбыз. Аеруча хәзер, оборона сәнәгате предприятиеләрендә һәм тулаем алганда барлык тармакларда да ихтыяҗ зур булган чагында», - диде ТР Хөкүмәте башлыгы.

Песошин «мигрантларга бәйле мәсьәләнең күпкырлы» булуын билгеләп үтте. «Анда җавапларга караганда сораулар күбрәк. Монда җайлашу да, рус телен өйрәнү дә, террорчылыктан якланганлык мәсьәләләре дә керә», - дип ачыклык кертте ул.

Премьер-министр сүзләренчә, республикадагы чит ил гражданнарының өчтән бере диярлек эшкә патент алган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100