Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алексей Песошин: Без бюджеттагы дефицитны җиңәргә омтылырга тиеш
Татарстанның 2023 елга бюджеты якынча 27 млрд сум дефицит белән төзелгән. «Бу кичектергесез чара, ләкин без бюджеттагы дефицитны җиңәргә омтылырга тиеш», - диде Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин 2023-2025 елларга бюджет проекты буенча парламент тыңлауларында.
«Бюджетның чыгым өлеше объектив һәм балансланган характерда», - диде Хөкүмәт рәисе. 2023 елгы бюджет кына түгел, 2024 һәм 2025 елгы бюджетлар да 27 млрд сум тирәсе дефицит белән планлаштырылган.
Алексей Песошин әйтүенчә, бюджет керемнәре, беренче чиратта, салым базасын киңәйтү һәм продукция күләмен арттыру, шулай ук салымнар буенча бурычларны ликвидацияләү һәм чыгымнарны оптимизацияләү хисабына артырга мөмкин.
«Бу шартларда иң мөһиме – без ирешкән капиталь кертемнәрнең дәрәҗәсен саклау. Бу бюджетта әйтелгән. Хәзер төп максат – алдагы икътисади үсеш өчен Татарстан предприятиеләренең эшкә сәләтлеген һәм үсешен тәэмин итү. Икътисадтан башка монда без керем өлеше буенча барлык сөйләгәннәр – буш аваз. Муниципалитетлар һәм тармак министрлыкларының бурычлары билгеле», - диде Премьер-министр.
«Бюджетта дәүләт программалары өлеше 88 процент тәшкил итә. Без республиканың социаль бурычларын тулы күләмдә һәм югары сыйфатта хәл итәргә бурычлы», - дип белдерде Песошин.
2023 елгы бюджет параметрлары түбәндәгечә: керемнәр – 333, 9 млрд сум, чыгымнар – 361 млрд сум, бюджет дефициты
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз