news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Песошин: Аварияле торактан күчерү программасы 2023 елда төгәлләнергә тиеш

85 торак йорт, 654 фатир, 1755 гражданин кергән программа 2019-2023 елларда гамәлгә ашырыла.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин әйтүенчә, республикада аварияле торактан күчерү программасы 2023 елда төгәлләнергә тиеш. Бу хакта ул Дәүләт Советы утырышында ясаган чыгышында әйтте.

«2013-2017 еллар программалары буенча аварияле йортлар исемлегенә 2012 елның 1 гыйнварына кадәр авария хәлендәге торак дип танылган йортлар кертелгән иде. Бу 1102 йорт, 8 мең 70 фатир, мәйданы 286 мең квадрат метр. Аларда 20 мең 396 кеше яшәгән. Программа тәмам, бәясе 5 млрд сумнан артык булды», - диде Песошин.

Киләсе траншка 2017 елның 1 гыйнварына кадәр аварияле дип танылган йортлар кертелгән.

«Программа 2019-2023 елларда гамәлгә ашырыла, бу – 85 торак йорт, 654 фатир, 1755 гражданин. Бүген 2019, 2020, 2021 елларга каралган этабы үтәлде. 2022-2023 еллар өлеше калды. Казанда 11 фатирны күчерәсе калды, әлегә юридик моментлары бар, кемдер баш тарта, кемдер мирас варисы була. Татарстанның 10 районында 136 фатир исәпләнә», - дип белдерде Премьер-министр.

Программа 2024 елда төгәлләнергә тиеш, ләкин алданрак тәмамлау нияте белән аны 2023 елда ябарга җыеналар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100