Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алексей Песошин: АСЕАН илләре – Татарстан өчен мөһим һәм перспективалы партнерлар
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия-АСЕАН саммиты кысаларында эшлекле форум ачылышында АСЕАН илләре белән хезмәттәшлекнең әһәмиятен билгеләп узды.
Ул утырышта катнашучыларны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм үзе исеменнән сәламләде.
«Бүген АСЕАН яхшы тизлек белән үсеш алучы, тотрыклы икътисади үсештәге ассоциация булып тора. Россия төбәкләре АСЕАН илләре белән хезмәттәшлекне ныгытуга үз өлешен кертә. Татарстан халыкара хезмәттәшлеккә ачык. Республика сәнәгате илдә зур үсештә: ул нефть химиясе, энергетика, машина төзелеше буенча илдә зур үзәк санала. Махсус икътисади зоналар, инновацион инфраструктура үсеш ала. АСЕАН илләре Татарстан өчен мөһим һәм перспективалы партнерлар булып тора. Без сәүдә-икътисади багланышларны киңәйтәбез, ислам финанслары өлкәсендә элемтәләрне үстерәбез», – дип белдерде Алексей Песошин.
Ул Татарстан предприятиеләренең АСЕАН дәүләтләре белән үзара проектлар булдыру һәм яңа базарларга чыгу белән кызыксынуын ассызыклады.
«Быелгы форум Россия һәм АСЕАН илләре өчен эчтәлекле диалог, эшлекле мөнәсәбәтләр өчен яхшы мәйданчык булыр, дип ышанам. Бүгенге дөнья дәвамлы, ныклы хезмәттәшлекне таләп итә. Бу нисбәттән бизнесның роле зур, ул икътисади үсеш өчен җирлек тудыра», – дип билгеләп узды Татарстан Премьер-министры.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз