news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Песошин Алексеевск районында яңа бадминтон үзәге ачты

Бүген Татарстанның Алексеевск районы Лебяжье авылында яңа бадминтон үзәге ачылды. Үзәкне ачу тантанасында әлеге спорт дисциплинасының танылган вәкилләре һәм ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

«Бүген Алексеевск районында яшәүчеләр өчен зур вакыйга: бадминтон белән шөгыльләнү өчен махсуслаштырылган үзәк ачыла. Бу – республика профиль программасы буенча төзелгән беренче шундый объект. Аның урыны очраклы рәвештә генә сайланмаган. Алексеевск районы – республикада спортның әлеге төрен үстерү буенча лидерларның берсе. Яңа объект яңа кешеләрне актив яшәү рәвешенә җәлеп итәргә булышыр, шулай ук яңа чемпионнар үстерер дип ышанам», - диде Песошин сәламләү сүзендә.

Үзәктә 1 мең квадрат метрга якын мәйданлы, дүрт кортка бүленгән зур зал бар. Аның норматив үткәрү сәләте тәүлегенә 200 кеше тәшкил итә. Яңа объект ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен ике чишенү бүлмәсе (аларның һәркайсы 16 кешегә исәпләнгән), шулай ук душ бүлмәсе һәм санузеллар, медицина кабинеты, административ, тренер һәм спорт кирәк-яраклары саклана торган бүлмәләр белән җиһазландырылган.

«Бу – авыл җирендә ачылган беренче шундый үзәк. Районда бадминтон бик актив үсеш кичерә, бездә Россия чемпионнары, халыкара турнирларда җиңүчеләр, илебез җыелма командасы әгъзалары бар», - дип искәртте Алексеевск районы башлыгы Сергей Демидов.

Ачылыш тантанасына Россия бадминтоны йолдызлары Евгения Косецкая һәм Сергей Сирант та килгән иде, алар Алексеевск районының яшь спортчылары белән бадминтон уйнады.

«Балаларның әзерлеге яхшы, Алексеевскиның эшләгәне сизелә. Биредә менә дигән зал төзеп куйганнар, ул балаларның икенче өенә әверелер дип ышанам. Чемпионнар нәкъ менә биредә үсәчәк», - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Сергей Сирант.

Тантана ахырында Алексей Песошин районның алдынгы спортчыларын һәм тренерларын бүләкләде, учреждение директорына спорт кирәк-яраклары сатып алу өчен 100 мең сумлык сертификат тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100