Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Алексей Песошин алдынгы татарстанлыларга дәүләт бүләкләре тапшырды
Бүген Казан Кремлендә республика алдынгыларына Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы булды. Бүләкләрне ТР Премьер-министры Алексей Песошин тапшырды.
«Республика халкының тырыш хезмәте Татарстанга социаль-икътисади үсешен дәвам итәргә мөмкинлек бирә, шуңа күрә республика Россиянең алдынгы төбәкләреннән берсе санала», - дип билгеләп үтте Песошин.
Аның сүзләренчә, республика барлык икътисади күрсәткечләр буенча тотрыклы үсеш күрсәтә. Моннан тыш, Татарстанда тормышның барлык өлкәләрендә инфраструктура актив рәвештә яңартыла, бу, үз чиратында, республиканың инвесторлар өчен җәлеп итүчәнлеген арттыра.
Премьер-министр Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 80 еллыгын бәйрәм итүгә аерым тукталды, илдә һәм республикада 2025 елның Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителүен искәртте.
«2025 ел үз гомерен Ватанны саклауга багышлаган кешеләрне хөрмәтләү өчен үзенчәлекле ел булырга тиеш. Безнең бурыч - төрле тарихи чорларда илебезне саклаган геройлар истәлеген саклау, яшьләрне ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү», – диде Песошин.
Ул шулай ук тантанада катнашучыларга Татарстан һәм Россия файдасына намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
«Сезнең талантыгыз, хезмәт сөючәнлегегез, нык булуыгыз республикабызны тагын да көчлерәк итә. Сезгә бәхет, сәламәтлек, иминлек һәм иртәгесе көнгә ышаныч телим», – дип сүзен төгәлләде Песошин.
Татарстанның барлыгы 52 кешесе бүләкләр алды. Шул ук вакытта, аларның 14е - Россия Федерациясе, ә калган 38е Татарстан Республикасы бүләкләренә лаек булды.
II дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләр өчен» орден медале белән бүләкләнүчеләр:
Алимов Артур Руслан улы
Журавлёв Александр Евгеньевич
Малов Игорь Иванович
Разетдинов Рәис Малик улы
Сафиуллин Азат Рәис улы
Халиков Равил Рафаэль улы
Шахмина Елена Владимировна
Таҗетдинов Ирек Валериан улы һәм Чихряева Ирина Анатольевнага «Россия Федерациясенең атказанган химигы» дигән мактаулы исем бирелде.
Россия Федерациясе Президентының Мактау грамотасы белән бүләкләнүчеләр:
Ваһапов Линар Илдар улы
Гарәфиев Зөфәр Галимулла улы
Кадыкеев Денис Дмитриевич
Ибәтуллин Артур Альфред улы һәм Наумова Елена Владимировнага Россия Федерациясе Президентының Рәхмәте белдерелде.
Хәбипов Нурислам Нуриман улы «Дуслык» ордены белән бүләкләнде.
«Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләр өчен» орден медале белән бүләкләнүчеләр:
Лебедков Денис Евгеньевич
Шурыгина Резеда Рәфкать кызы
Татарстан Республикасының «Фидакяр хезмәт өчен» медале белән бүләкләнүчеләр:
Алексеев Сергей Львович
Әхмәтшин Роберт Солтан улы
Баһаветдинова Роза Кыям кызы
Бариев Айнур Таһир улы
Безверхнев Александр Геннадьевич
Гыймранов Илназ Исмәгыйль улы
Ибраева Альбина Нади кызы
Имамиева Гөлшат Минҗан кызы
Митрофанова Любовь Александровна
Нефедов Андрей Александрович
Хәбибуллин Ринат Ришат улы
Хәсәнов Ринат Рифкать улы
«Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы оешуга 100 ел» медале белән бүләкләнүчеләр:
Горева Марина Николаевна
Камал Дина Розенкранцовна
Семериков Алексей Николаевич
Хәкимова Ләйсән Зөфәр кызы «Җирле үзидарәне үстерүдәге хезмәтләр өчен» медале белән бүләкләнде.
Илюшкина Полина Валериевна «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исемгә лаек булды.
Кузнецов Сергей Аркадьевичка «Татарстан Республикасының атказанган югары мәктәп хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.
Сабирова Ләлә Фәиз кызы «Татарстан Республикасының атказанган табибы» дигән мактаулы исемгә лаек булды.
Гатин Идрис Мөдәррис улына - «Татарстан Республикасының атказанган ветеринария табибы», ә Елахеева Марина Борисовнага «Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе» дигән мактаулы исем бирелде.
Сыкрина Марина Михайловна - «Татарстан Республикасының атказанган торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәре», Фәттахов Ильяс Сәхап улы «Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек булды.
Мөхәммәдиев Рәис Хәким улы һәм Шакиров Руслан Рафаил улына «Татарстан Республикасының атказанган транспорт хезмәткәре» дигән мактаулы исем тапшырылды.
Павлов Александр Васильевич – «Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр органнарының атказанган хезмәткәре», Мочалин Иван Юрьевич – «Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе», ә Гобәйдуллина Эльмира Ринат кызы һәм Павлова Елена Геннадьевна «Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы» дигән мактаулы исемгә лаек булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз