news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алексей Песошин: 2027 елга Татарстан бюджеты шактый киеренке

Татарстан бюджеты 2027 елга һәм 2028–2029 елларның план чорына шактый киеренке күренә. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин алдагы өч елга Татарстан бюджеты турындагы закон проектына багышланган парламент тыңлауларында хәбәр итте.

«Бюджетның төп параметрлары Россия икътисады үсеше фаразларына, шулай ук республиканың 2027–2029 елларга социаль-икътисади үсешенең төп күрсәткечләренә нигезләнеп формалаштырылды», – диде Хөкүмәт башлыгы.

Алексей Песошин сүзләренчә, Татарстан икътисады, Россия икътисады кебек үк, тотрыклы һәм тышкы сынауларга чыдам булып кала. 2027 елда тулай төбәк продуктының үсеше 101 процент дәрәҗәсендә көтелә, төп капиталга инвестицияләр күләме 102 процент булачак, дип билгеләп үтте ул.

«Якын киләчәктә уңай динамиканы саклап калу планлаштырыла. Икътисадның алга таба үсешен тәэмин итү мөһим», – дип ассызыклады Татарстан Премьер-министры.

Аның сүзләренчә, планлаштырылган барлык проектларны гамәлгә ашыру һәм бизнесның инвестицион активлыгын саклап калу зарур.

Алексей Песошин ачыклык керткәнчә, 2028 һәм 2029 елларда төп капиталга инвестицияләрнең үсеше 102 һәм 103 процент дәрәҗәсендә көтелә. «Бюджет керемнәре һәм халыкның яшәеш дәрәҗәсе төп макроикътисади бурычларга бәйле», – дип билгеләп үтте ул.

2027 елда Татарстан бюджеты дефициты 8,5 млрд сум күләмендә фаразлана. «Моның объектив сәбәпләре бар. Безнең бурыч – дефицитны салым базасын киңәйтү һәм чыгымнарны оптимальләштерү хисабына каплау», – диде ул.

Алексей Песошин Министрлар Кабинеты вәкилләрен бюджет проекты буенча депутатлар белән эшкә актив кушылырга чакырды.

«Закон проектына барлык үзгәрешләр Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы аша кертелә. Биредә төп фактор – бюджетның баланслылыгын саклау. Хөкүмәт һәм депутатлар корпусының уртак эше Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов куйган барлык бурычларны үтәргә, икътисадның, социаль өлкәнең барлык тармакларының нәтиҗәле үсешен тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк», – дип әйтте Премьер-министр.

news_right_1
news_right_2
news_bot