news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алексей Песошин: 10 елда Татарстан икътисадына инвестицияләр ике тапкырга артты

Алексей Песошин: 10 елда Татарстан икътисадына инвестицияләр ике тапкырга артты
Фото: © «Татар-информ»

Соңгы 10 елда Татарстан икътисадына инвестицияләр ике тапкырга арткан. Бу хакта Казанда уза торган Татарстан Инвесторлары клубының йомгаклау утырышында республика Премьер-министры Алексей Песошин әйтте.

«Республика үсешенә керткән өлешегез өчен рәхмәт сезгә. Уртак тырышлык белән без сизелерлек уңышларга ирешәбез. Соңгы 10 елда инвестицияләр күләме ике тапкырга артты», – диде Татарстан Премьер-министры.

Ул, тышкы факторларга да карамастан, Татарстанда проектларын тормышка ашыруны дәвам иттергән өчен утырыштагы чит ил партнерларына аерым рәхмәт әйтте.

«Татарстан – инвесторлар өчен ышанычлы партнер булды һәм шулай булып кала», – диде Песошин.

Соңыннан ул бүләкләр тапшырды. Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән «Судаков Групп» генераль директоры Алексей Судаков бүләкләнде.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы икътисадына инвестицияләр җәлеп итүгә зур өлеш керткән өчен» рәхмәт хатын «Техникс» компаниясе һәм «Весна» сәнәгать паркы идарәче компаниясе коллективларына тапшырдылар.

Казанда БРИКС дәүләтләре башлыклары Саммитын әзерләүдә һәм уздыруда катнашкан өчен «Халыкара программалар дирекциясе» оешмасының проектларны таныту бүлеге башлыгы Яна Әхмәтшинага, Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгының инвестицияләр җәлеп итү буенча эшчәнлекне координацияләү бүлеге башлыгы Марина Черновага, шулай ук Инвестицион үсеш агентлыгының протокол бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Зәринә Галимовага Татарстан Рәисенең Рәхмәт хатын тапшырдылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot