news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексей Оверчук: Санкцияләргә карамастан, Россия куелган бурычларны нәтиҗәле үти

Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Алексей Оверчук «Россия – Ислам дөньясы» Kazan Forum 2024 пленар утырышында чыгыш ясады. Аның фикеренчә, Россиягә карата кертелгән санкцияләр, беренче чиратта, илнең икътисади үсешен тоткарлауга юнәлдерелгән. Шулай булуга карамастан, Россия куелган бурычларны нәтиҗәле үти дип саный ул.

Ул Россия Президенты Владимир Путин әйткән мисалны искә төшерде. «Америка Кушма Штатлары Кытайдан кертелгән электр машиналарына салымнар кертте, чөнки аларның сыйфаты яхшырак. Нәкъ шуның кебек, МС-21 самолеты компонентларын җитештерү һәм куллануга карата да чикләүләр дә кертелде, чөнки ул сыйфаты ягыннан Boeing һәм Airbusтан яхшырак», – дип билгеләп үтте вице-премьер.

«Шунысы мөһим: без ялгыз түгел. Әрмәнстан, Беларусь, Казахстан, Кыргызстан һәм Россияне берләштергән Евразия икътисади союзы белән бергә эшлибез. Безнең илләр бик зур компетенцияләр булдырды, бу беренче чиратта тышкы сәүдәгә кагыла. Гомуми эшчәнлекнең иң мөһим юнәлеше – ирекле сәүдә турында килешү төзү. Узган елның декабрендә Россия Иран белән шундый ук килешү имзалады», – диде Алексей Оверчук.

Аның әйтүенчә, Евразия икътисади союзы белән бергә ирекле сәүдә зоналарын тарату өчен берничә ислам иле белән сөйләшүләр алып барыла. «Шулай итеп без бер-беребезгә яңа базарларны үзләштерергә ярдәм итәбез», - диде вице-премьер.

  • 14-19 майда Татарстан башкаласында «Россия — Ислам дөньясы: KazanForum» Халыкара икътисади форумы оештырыла. Барлыгы 12 төрле юнәлеш буенча 125 тематик сессия эшли. KazanForum - 2024 Татарстанда 2009 елдан башлап ел саен үткәрелә. Россия Президенты Владимир Путин карары буенча 2023 елдан ул федераль статус алды.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100