news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алексей Гордеев Татарстанның авыл хуҗалыгы потенциалы белән танышты

Алексей Гордеев Татарстанның авыл хуҗалыгы потенциалы белән танышты
Фото: ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте

РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Алексей Гордеев Казанга эш сәфәре барышында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов белән бергә «Казан» Агросәнәгать паркында булды. Сәфәр барышында аңа республиканың авыл хуҗалыгы потенциалын тәкъдим иттеләр, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.

Агросәнәгать паркы - Россиядә фермерларга һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм итү өчен төзелгән беренче күп функцияле комплекс. Ул продукцияне турыдан-туры сатарга, ә халыкка азык-төлекне арзан бәядән сатып алырга мөмкинлек бирә. Проект 2013 елда гамәлгә ашырыла башлады.

Бүген 8,5 гектар мәйданны биләгән парк территориясендә 257 резидент эшли, 800дән артык эш урыны булдырылган. Сәүдә мәйданнары 14 мең квадрат метр мәйданны били, алар 440 сәүдә урынына исәпләнгән, шулай ук ярминкә зонасы да эшли. 6,5 мең квадрат метр мәйданлы җитештерү секторында 18 эшкәртү цехы урнашкан.

Алексей Гордеев сатучылар һәм сатып алучылар белән аралашты, продукция ассортиментын бәяләде, шулай ук сәүдә заллары һәм җитештерү мәйданчыклары эше белән танышты.

news_right_1
news_right_2
news_bot