news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алексей Арзамазов универсаль, авыр терминологиясез татар теле үзөйрәткечен тәкъдим итте

Алексей Арзамазов универсаль, авыр терминологиясез татар теле үзөйрәткечен тәкъдим итте
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

«Ногай» кунакханәсенең Тукай залында Алексей Арзамазовның «Татарча сөйләшик» үзөйрәткечен тәкъдим итү чарасы булды. Әлеге проект Татар китап нәшрияты тарафыннан Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең татар телен һәм туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәме белән гамәлгә ашырылган.

Килгән кунакларны Татарстан китап нәшрияты генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин сәламләде.

«Республикабызның Рәисе Рөстәм Миннехановка шушындый проектларның тормышка ашырырга ярдәм иткәне өчен зур рәхмәт әйтәсем килә. Шуны да ассызыклап үтәсем килә, бүгенге көндә Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең татар телен һәм туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия 250 меңнән артык китап бастырды. Бу китаплар татар, чуаш, мари, удмурт һәм тагын башка Татарстанда яшәгән халыкларның телләрендә язылды, һәм алар яшәгән районнарга, мәктәпләргә, китапханәләргә, балалар бакчаларына юнәлтелде», - диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Чарада шулай ук Татарстан халыклары Ассамблеясе Советының Башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин да бар иде.

«Алексей Арзамазов күп телләр белүче лингвисттан кала, тагын әле Татарстан Республикасында яшәүче удмуртларның милли-мәдәни автономиясе идарә рәисе вазифасын да башкара. Аның килүе белән, автономия фәнни характер алды», – диде ул.

Шулай ук ул татар теленең үзөйрәткечләренең күп булуын, туган телләре татар теле булмаган кешеләрнең шушы телне өйрәнеп, анарда китап бастыруының бик зур хезмәт икәнен билгеләп үтте.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Алексей Арзамазов «Татарча сөйләшик» үзөйрәткеченең язылу тарихын сөйләп китте.

«2022 елда Татарстан Республикасының Рәисе Рөстәм Миннеханов белән очрашу булды, бу - яшь галимнәр белән түгәрәк өстәл иде. Калган галимнәр физик һәм химик проблемалар турында сөйләгәндә, мин туган телләрне өйрәнүнең яңа ысулларын табарга кирәк, дидем. Рәисебезнең бу идеягә уңай карашы мине бик куандырды. Гадәттә, Ауропа телләрен өйрәнүгә басым ясыйлар, ә мин һәрвакыт үзебезнең ата-бабаларыбызның телләрен белү зарури дип уйлыйм», - диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Алексей Арзамазов, беренче үзөйрәткечнең удмурт телендә, икенчесе Максим Кузнецовның татар теле үзөйрәткече, ә аннары марий теле үзөйрәткече чыгуын әйтте. Ә быел исә, Алексей Арзамазовның татар теле үзөйрәткече һәм Максим Кузнецов тарафыннан чуваш теле үзөйрәткече басылып чыкты.

«Безнең үзөйрәткечләребезнең үзенчәлеге – безнең шушы телләрне өйрәнеп, аларга гашыйк булуыбыз һәм шушындый хезмәтләр бастырып чыгуыбызда. Минем яраткан телем ул – татар теле. Мин хәзер Татарстанда яшим, эшлим, аны Мәскәүгә алыштырмадым. Татар теле авырмы, дисәгез, әгәрдә теләк һәм тырышлык булса, ул – җиңел, чөнки логик яктан аңлатылган кагыйдәләргә нигезләнгән», - диде үзөйрәткеч авторы.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Үзөйрәткечнең тагын бер үзенчәлеге дип, Алексей Арзамазов авыр терминологияне кулланмауны әйтте. Аның сүзләренчә, әлеге хезмәт ул – универсаль, чөнки анда бернинди кыенлыклар, лингвистик терминологияләр түгел, ә татар дөньясының күренекле шәхесләре – Илһам Шакиров, Хәния Фәрхи, Әлфия Авзалова, Әмирхан Еники һәм башкаларның исемнәре һәм кызыклы текстлар бирелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot