news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексеевскийның яңа символын һәм логотибын сайлаячаклар

20 июньдә Алексеевскида районның яңа логотибын һәм символикасын тикшерү булды.

(Казан, 27 июнь, "Татар-информ", "Таң", Ирина Монина). Алексеевскийның яңа символы һәм логотибы сайлаячаклар, дип яза район газетасы. 
 
20 июньдә, Алексеевскида районыбызның яңа логотибын һәм символикасын тикшерү булды.
 
Активистлар, эшчәнлекнең төрле өлкәләре вәкилләре җәмәгать тыңлауларында катнашты.
 
Яшь һәм талантлы дизайнерлар төркеме логотипларның Алексеевск районының төп үзенчәлекләрен чагылдыручы берничә вариантын тәкъдим итте. Җәмәгатьчелек хөкеменә логотипларның ике төркеме: классик һәм график төркемнәре чыгарылды.
 
Беренче төркемнең символик логотиплары Алексеевск районы гербы белән аваздаш. Анда поши – үзәк элемент. Эскиз эшләрен тәкъдир итү көчле дискуссия китереп чыгарды. Җыелучылар үз фикерләрен актив төстә уртаклашты, өстәмәләр кертте.
 
Дизайнерлар шулай ук логотипларның сувенир продукциягә төшерелгән эскизларын күрсәттеләр. Бик тиздән, Алексеевск районы символикасы эскизларын эшләп бетергәннән соң, алексеевскилылар кече ватаннарының символын сайлауда катнашачак. 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100