news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алексеевский районында юл һәлакәтендә йөкле хатын һәм машина йөртүче зыян күргән

Һәлакәт Казан-Оренбург юлының 67нче километрында Большие Полянки авылы янында булган.

(Казан, 29 апрель, “Татар-информ”). Алексеевский районында “Тойота” автобусы юл кырыена төшеп киткән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Һәлакәт кичә иртән Казан – Оренбург юлының 67нче километрында Большие Полянки авылы янында булган.

Автотранспорт Казаннан Бөгелмәгә бара торган булган. Салонда тугыз кеше утырган.

Һәлакәт нәтиҗәсендә йөкле хатын һәм шоферны Лаеш үзәк район хастаханәсенә озатканнар. Башка пассажирларны 3нче зона коткаручылары “Курланка” кафесына урнаштырып торган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot