news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алексеевский районында янгында дуңгызлар үлгән, кәҗәләрне коткарганнар

Янгын Бәзәк авылында Федин урамындагы сарайда чыккан.

(Казан, 10 гыйнвар, “Татар-информ”). Алексеевский районында янгында дүрт дуңгыз баласы һәм ана дуңгыз янып үлгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Янгын Бәзәк авылында Федин урамындагы сарайда чыккан. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре сыерны һәм өч кәҗәне коткарып калган.

Янгын сәбәпләре ачыклана.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot