Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алексеевскиның Бутлеровка авыл җирлегендә яңа ферма проектын тәкъдим иттеләр
Яңа комплекс үз эченә сыер абзары, саву залы, 145 башка исәпләнгән бозаулату бүлеге, бозаулар һәм азык базаларын кертәчәк.
(Алексеевск, 17 февраль, "Татар-информ", "Таң", Ирина Монина). Алексеевск районы Бутлеровка авыл җирлеге хисап җыелышында 2018 ел эшчәнлегенә йомгак ясадылар һәм яңа ферма проектын тәкъдим иттеләр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Авыл хуҗалыгын үстерү турында "Ватан" колхозы рәисе Ильяс Әхмәтов чыгыш ясады. Аның чыгышында тармакның барлык өлкәләре: үсемлекчелек, терлекчелек, терлек азыгы әзерләү, ит һәм сөт продукциясен сату мәсьәләләре дә каралды.
Ильяс Әхмәтов продукцияне сатудан килгән табышларга җентекләп тукталды, субсидияләүнең гамәлгә ашырыла торган программалары турында сөйләде.
Хисап җыелышында 1340 баш сыерга исәпләнгән товарлыклы-сөтчелек фермасын (шул исәптән 100 баш савым сыеры) төзү проекты тәкъдим ителде, аның гомуми мәйданы 22 га тәшкил итәчәк, ул сөт җитештерү һәм сатуга юнәлдерелгән.
Яңа комплекс үз эченә сыер абзары, саву залы, 145 башка исәпләнгән бозаулату бүлеге, бозаулар һәм азык базаларын кертәчәк.
Фирдәүс Хәйретдинова авыл җирлеге башкарма комитеты эшчәнлегенә йомгак ясады. Докладта үзара салым акчаларын җыюга аерым игътибар бирелде. Аны җирлек депутатлары да хуплады.
Җыелыш авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен хөрмәтләү белән тәмамланды. Хезмәт ударникларына рәхмәт грамоталары һәм акчалата премияләр тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз