news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексеевскиның бер авылында уңыш бәйрәме узды

Аерым өстәлләргә бәйрәмгә килгән фольклор коллективлары үзләре яңа уңыштан әзерләп килгән тәм-томнардан күргәзмә ясадылар.

(Алексеевск, 23 сентябрь, "Татар-информ", "Таң", Әлфия Хөсәенова). Алексеевск районының Красный Баран авылы мәдәният йортының “Айбагыр” һәм “Бәрәнҗәр” коллективлары  “Яңа уңыш түгәрәк уены” бәйрәме оештырдылар. Алар инде менә икенче ел рәттән шушы күркәм бәйрәмгә әзерләнәләр. Шул хакта Красный Баран авылы мәдәният йорты режиссеры Ирина Яковлева үзләрендә узган уңыш бәйрәме турында хат юллаган, дип яза җирле басма.

–Мәдәният йорты территориясе яңа җыеп алынган уңыш башаклары, сап-сары көнбагышлар, берсеннән-берсе матур аллы-гөлле чәчәкләр белән бәйрәмчә бизәлгән, чиккән сөлгеләр эленгән, тирә-якка күңелле музыка яңгырый.

Аерым өстәлләргә бәйрәмгә килгән фольклор коллективлары үзләре яңа уңыштан әзерләп килгән тәм-томнардан күргәзмә ясадылар. Күргәзмә бик бай иде, өстәлләр анда куелган сыйдан сыгылып торды. Мәдәният йорты алдында килгән кунаклар, авыл халкы өчен кайнар коймаклар пешеп торды, яңа гына суыртылган хуш исле бал белән кайнар чәй әзерләнде.

Яңа уңыш – түгәрәк уеныбызны Кр. Баран мәдәният йортының “Бәрәнҗәр” фольклор ансамбле ачып җибәрде.

Безнең халык хезмәт сөючән, җырга-моңга оста, шат күңелле. Бәйрәмебезнең исеме дә бит “Яңа уңыш – түгәрәк уены”, дип атала, шуңа күрә яңа уңыштан фольклор коллективларыбыз әллә нинди ризыклар пешереп килгән.

Алма бөккәне, кабак боткасы, җиләк бөккәне, Зур Тигәнәледән Рәзинә Әхмәтҗанова җимешле торт (аны җиләкләр белән матур итеп бизәгән иде), дисеңме – санап бетергесез. Авыллардан килгән барлык кунаклар үзләре әзерләп килгән ризыкларын мактап чыгыш ясадылар һәм тамашачыларны сыйладылар. Такмак әйтешүләр, төрле-төрле уеннар уйнап, түгәрәк уеныбыз дәвам итте.

Бөтен ризыклар да яңа уңыштан әзерләнгән. Табигать-анабызның чиксез шәфкатьлелеге күренә иде бу сый-хөрмәттә, никадәр муллык, байлык бу ризыкларда. Бәйрәмгә килгән бөтен кеше дә бу ризыклардан, тәм-томнардан авыз итте.

Ә менә Зур Тигәнәледән килгән “Хыял” фольклор ансамбле артистлары колорада коңгызлары булып киенеп, әллә ниләр кыланып беттеләр, лейкалардан аларга “агулы” су “сибеп йөрделәр”.

Халкым нинди генә авырлыклар күрмәсен, үзенең гореф-гадәтләрен, матур йолаларын, искиткеч бай бәйрәмнәрен күңел түреннән чыгарып ташламаган. Алар гасырлар аша безнең хозурга килеп ирештеләр. Без, 21 нче гасыр буыны, боларның барысын да түкми-чәчми киләчәк буыннарга илтеп җиткерергә тиешбез.

Бу бәйрәмебездә без районыбызның төрле авылларыннан килгән фольклор коллективлары белән бергәләп халкыбызның телдән-телгә, буыннан-буынга күчеп, безнең көнгә кадәр килеп җиткән җырларын җырлап, халкыбызның энҗе-мәрҗәннәре булган җырлы-биюле уеннарын уйнап, түгәрәк уен ясадык.

Районыбыз авылларыннан килгән фольклор коллективлары да табигый материалдан матур итеп ясалган бик кызыклы күргәзмәләр оештырды һәм күчтәнәчләр тезде", - диелгән хатта.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100