Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алексеевскидагы чистарту корылмаларының җитештерүчәнлеге икеләтә артачак
Финанслауның гомуми күләме 148 млн сум тәшкил итә.
(Алексеевск, 3 октябрь, "Татар-информ","Таң", Алексей Вангаев). Лениногорскиның иске чистарту корылмалары тәүлегенә 600 куб. м. күләмендә ташландык сулар кабул итсә, яңасының җитештерүчәнлеге икеләтә артачак. Татарстан Экология һәм табигый ресурслары министрлыгы вәкиле Таһир Вәлиев төзелеп килүче объектта матбугат турында шул хакта сөйләде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
2020 елда Алексеевскида яңа чистарту корылмалары файдалануга тапшырылачак.
Объектта эшләр "Экология" илкүләм проектының "Иделне савыктыру" федераль проекты кысаларында алып барыла. Финанслауның гомуми күләме 148 млн. сум тәшкил итә. Объектны төзүнең беренче этабына керештеләр - 2 корпусны төзү эшләре алып барыла, анда киләчәктә чистарту корылмалары урнаштырылачак.
Төзелеш-монтаж эшләре быел төгәлләнергә тиеш, шуннан соң чистарту җиһазларын монтажлау һәм эшләтеп җибәрү эшләренә керешәчәкләр”, - диде Татарстан Экология һәм табигый ресурслары министрлыгының икътисад һәм инвестицион эшчәнлек идарәсе җитәкчесе Таһир Вәлиев.
Ул шулай ук Идел елгасына агызыла торган ташландык пычрак сулар өлешен 2024 ел азагына кадәр өч тапкыр киметү бурычы куелды, дип тә өстәде. Биологик чистарту корылмасында чистартуның яңа технологияләреннән файдалану хисабына елгага агызыла торган пычрак сулар күләме елына 438 мең м3 күләменә кимиячәк.
Алексеевск районы башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктураны үстерү буенча урынбасары Анатолий Абакумов хәбәр иткәнчә, объектны төзүгә ихтыяҗ халык саны арту белән бәйле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз