news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексеевскида ясалма бозлы, өсте ябулы шугалак төзелеше төгәлләнеп килә

Быел Татарстанның Алексеевск шәһәр тибындагы бистәсендә ясалма бозлы, өсте ябулы шугалак төзелеше төгәлләнәчәк. Бу эшләр «Демография» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында башкарыла, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.

Ведомствода илкүләм проект буенча башкарылачак бүтән эшләр турында да мәгълүмат бирделәр. Шул исәптән, быел республиканың 18 спорт учреждениесенә барлыгы 56,3 миллион сумга спорт җиһазлары, инвентарь һәм экипировка сатып алуга дәүләт ярдәме күрсәтелгән.

Җиһазлар олимпия резервындагы Казанның – 10, Чаллының 7 спорт мәктәбенә һәм Югары Ослан районының стендка һәм пуля белән ату буенча олимпия резервындагы республика спорт мәктәбенә юнәлдерелгән.

Шулай ук быел Татарстанның Әлмәт, Кайбыч, Лениногорск, Балык Бистәсе, Тәтеш һәм Югары Ослан кебек алты муниципаль районында ГТО мәйданчыклары корып куелачак. Бу максатларга 21,6 миллион сум бүленгән.

Мәгълүм булганча, республикада 2019 елдан ГТО тапшыра торган 37 мәйданчык ясалган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100