news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексеевскида «Якты балалар коляскасы» акциясенә йомгак ясадылар

Алексеевскида «Якты балалар коляскасы» акциясенә йомгак ясадылар
"Таң"

Алексеевскида «Якты балалар коляскасы» акциясенә йомгак ясадылар. Акциядә катнашучылар «Якты балалар коляскасы» номинациясендә көч сынашты, анда әниләр һәм әтиләр балалар коляскасын яктылык кайтаручы элементлар белән бизәде. Фликерлар, катафотлар, значоклар һ.б.лар белән кулландылар. Бу турыда «Таң» сайтында хәбәр ителә.

Әлеге чараның максаты - үсеп килүче буын арасында балаларның юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалау буенча комплекслы эш системасын булдыру. Ата-аналар үз балаларына бәйрәм ясау максатыннан, көндез һәм тәүлекнең караңгы вакытында урамда саф һавада йөрү өчен кулланыла торган иң яхшы һәм куркынычсыз каретаны брелоклар, фликерлар, значоклар белән бизәделәр.

Алексеевск районы дәүләт автоинспекциясе, «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» дәүләт бюджет учреждениесенең Чистай бүлеге, белем бирү оешмалары белән берлектә, ата-аналар өчен брошюра, буклет һәм мәгълүмати стендлар эшләнә. Бу конкурста балалар да зур теләк белән һәм фантазия күрсәтеп катнашты.

Акция яшь юл хәрәкәтендә катнашучыларда ата-аналарга караганда бер дә ким булмаган кызыксыну уятты һәм алар да үзләренең уенчык «балалар» коляскаларын бизәп, юлда куркынычсызлыкның мөһимлеген җиткерергә тырышты, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә өндәүче девиз белән плакатлар ясадылар.

Конкурста катнашучыларның барысына да дипломнар, бүләкләр һәм татлы призлар тапшырылды. Чара ахырында ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Илнур Зиннәтуллин барысына да уңышлар һәм имин юллар теләде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100