news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алексеевскида "Волга" машинасы янган

Машинаның двигателе эшләп торганда кыска ялганыш аркасында мотор бүлегендә ут чыккан.

(Казан, 18 ноябрь, "Татар-информ") Бүген 13.26 сәгатьтә 112 бердәм диспетчер хезмәтенә Татарстанның Алексеевск районы үзәгендә “Волга” машинасы януы турында мәгълүмат җиткерелә, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте.

104 нче Янгын сүндерү – коткару частенең өч хезмәткәре чакыру алынгач та тугыз минут эчендә янгынны тулысынча сүндереп бетерә. Соңрак ачыкланганча, янгын двигательдәге кыска ялганыш аркасында чыккан.

news_right_1
news_right_2
news_bot