news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексеевскида Советлар Союзы Герое Иван Кочневка истәлек тактасы ачтылар

Тактаны ачу чарасы геройның ике кызы Елена Данеева һәм Надежда Егорова катнашында узды.

Алексеевскида Советлар Союзы Герое Иван Кочневка истәлек тактасы ачтылар
«Заря»

(Казан, 8 май, «Татар-информ»). 9 Май алдыннан Алексеевск бистәсендә Советлар Союзы Герое Иван Кочневка истәлек тактасы ачтылар. Хәзер район үзәгендәге Советлар Союзы Герое исемен йөртүче икенче мәктәп диварында истәлек тактасы урнаштырылган. Бу турыда «Заря» газетасы яза.

Тактаны ачу чарасы геройның ике кызы Елена Данеева һәм Надежда Егорова катнашында узды. Бу чарада шулай ук Иван Кочневның оныклары да катнашты. Мәктәп укучыларын әлеге истәлекле вакыйга белән Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Николай Чурин һәм районның хәрби комиссары Владимир Макаров котлады.

Иван Кочневның оныгы Елена Сладкова район җитәкчелегенә һәм мәктәп администрациясенә рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

«Минем өчен бүген сезнең белән бергә бабам истәлеген олылау зур дәрәҗә. Мин аны исән килеш күрмәсәм дә, балачактан аның Герой булуын белә идем. Мин моны хәрби иптәшләре хатыннан, газеталардан һәм китаплардан белгән идем. Һәр гаиләдә үз герое бар, без аларны истә тотарга тиеш!"- диде Елена Сладкова укучыларга мөрәҗәгать итеп.

Тантаналы өлештән соң Геройның туганнары һәм мәктәп укучылары өчен концерт булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100