news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексеевскида ресурс үзәге кулланучылар кооперациясенә кадрлар әзерлиләр

Үсеп килүче буын вәкилләрен кулланучылар кооперациясе системасына өйрәтү һәм җәлеп итү күздә тотыла.

Алексеевскида ресурс үзәге кулланучылар кооперациясенә кадрлар әзерлиләр
alekseyevsk.ru

(Алексеевск, 21 ноябрь, "Татар-информ", "Таң", Ирина Монина). Алексеевскида ресурс үзәге кулланучылар кооперациясенә кадрлар әзерлиләр. Безнең районга Россия Федерациясе Кулланучылар кооперациясе берлеге Советы рәисе Дмитрий Зубов җитәкләгән делегация килде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Район башлыгы Сергей Демидов кунакларны Левашево авылында Республика программасы кысаларында төзелгән модульле типтагы авыл кибете мисалында халыкка хезмәт күрсәтү үзенчәлекләре белән таныштырды. Шунда ук Алексеевск районының райпо автолавкалары да тәкъдим ителде.

Кунаклар шулай ук Алексеевск райпосының әзерләүче оешмасында да булды, әзерләү эшчәнлеген оештыру үзенчәлекләре белән танышты. Кунакларга дару әзерләү чималы, йон һәм тире склады күрсәтелде. 

"Кооперацияне үстерүнең ресурс үзәге – авыл территорияләрен үстерүнең нигезе" гамәли семинары барышында мәктәп укучыларын кооператив фәннәрен укыту планнары турында билгеле булды. 

Россия Федерациясе Кулланучылар кооперациясе берлеге Советы рәисе Дмитрий Зубов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җаббаров һ.б. кооператив сыйныфларын оештыру проектын гамәлгә ашыру файдасына фикерләрен әйтте.

Бу карар Россия кооперация университетының Казан кооператив институты белән Алексеевск районы хакимияте арасында кооперацияне үстерү ресурс үзәге эшендә катнашырга ниятләү турындагы беркетмәгә кул кую белән ныгытылды.

Үсеп килүче буын вәкилләрен кулланучылар кооперациясе системасына өйрәтү һәм җәлеп итү күздә тотыла. Мәктәп укучылары-кооператорлар заказчыларга чималны (макулатура, дәвалау үләннәре һ.б.лар) тапшыра һәм шулай ук үз продукцияләрен ярминкәләрдә үзләре мөстәкыйль рәвештә бөтен циклны– җыюдан алып сатуга кадәр башкара алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100