Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Алексеевскида махсус хәрби операция катнашучыларын бүләкләү тантанасы булды
Алексеевск районында Халыклар бердәмлеге көне алдыннан Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров һәм муниципалитет башлыгы Сергей Демидов катнашында тантаналы чаралар узды. Көн махсус хәрби операциядә катнашучыларга дәүләт бүләкләре тапшыру тантанасыннан башланды һәм район мәдәният йортында бәйрәм концерты белән тәмамланды, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Эльза Кузнецова.
Бүләкләү тантанасы район администрациясендә узды. Россия Президенты Владимир Путин указлары нигезендә, Батырлык ордены белән ун хәрби хезмәткәр бүләкләнде, алар арасыннан бер хәрби хезмәткәр бүләкне исән чагында алды. Тагын бер махсус хәрби операция катнашучысы үлгәннән соң II дәрәҗә «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнде.
Фото: © Елена Медвежонкова тәкъдим итте
Бүләкләр геройларның туганнарына – әниләренә, хатыннарына һәм апаларына тапшырылды.
«Без Туган ил өчен гомерен корбан иткән егетләребезнең батырлыгы алдында баш иябез. Алар бурычларын намус белән үтәде, ныклык, кыюлык һәм антка тугрылык күрсәтте. Без аларның һәрберсенең истәлеген саклаячакбыз һәм гаиләләренә ярдәм итәчәкбез», – диде район башлыгы Сергей Демидов.
Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров республика җитәкчелеге исеменнән һәлак булган хәрбиләрнең туганнарының кайгысын уртаклашты һәм аларга чын геройлар тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт белдерде.
Көн Халыклар бердәмлеге көненә багышланган бәйрәм концерты белән тәмамланды. Ул башланыр алдыннан Равил Кузюров Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның мөрәҗәгатен укыды. Анда туган якны үстерүгә, җәмгыятьтә тынычлык һәм татулыкны ныгытуга өлеш керткән һәркемгә рәхмәт сүзләре яңгырады.
Сергей Демидов билгеләп үткәнчә, район халкы хезмәттә генә түгел, хәрбиләргә ярдәм итүдә дә чын бердәмлек күрсәтә.
«Безнең район – бер зур гаилә. Алексеевск районыннан гына да илледән артык гуманитар конвой җибәрелде. Бу халыкның бердәмлегенең чын үрнәге», - дип ассызыклады муниципалитет башлыгы.
Фото: © Елена Медвежонкова тәкъдим итте
Районның иҗат коллективлары Туган илгә, дуслыкка һәм бердәмлеккә багышланган матур концерт программасы тәкъдим итте. Тамашачылар артистларны җылы кабул итте һәм көчле алкышлар белән каршы алды.
Волонтерларга, гуманитар миссияләрдә актив катнашучыларга, хәрбиләргә һәм яңа территорияләрдә яшәүчеләргә ярдәм итүче оешма вәкилләренә район башлыгының рәхмәт хатлары тапшырылды.
Фото: © Елена Медвежонкова тәкъдим итте
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең еллык юлламасында сөйләгәнчә, махсус хәрби операция барышында күрсәткән батырлыклары өчен 17 татарстанлыга «Россия Герое» исеме бирелгән, шуларның 8е бу исемгә үлгәннән соң лаек булган.
Миңнеханов ассызыклаганча, 3285 татарстанлы үлгәннән соң батырлык ордены белән бүләкләнгән.
Материал Елена Ахманаева катнашында әзерләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз