Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Алексеевскида хатын-кыз алимент түләмәгән өчен ярты елга колониягә озатыла
Хатын-кызның бала тәрбияләүгә булган бурычы 210 мең сумнан артып киткән.
(Казан, 5 сентябрь, «Татар-информ»). Алексеевск районында яшәүче бер ханым алимент түләмәгән өчен ярты елга колониягә озатыла. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.
«Районда яшәүче 29 яшьлек ханым балигъ булмаган баланы тәрбияләү өчен елдан артык акча түләүдән баш тарткан. Моның өчен ул административ һәм җинаять җаваплылыгына тартылган инде, әмма тиешле нәтиҗәләр ясамаган», - дип сөйләде Галиев.
Нәтиҗәдә, аның алиментлар буенча бурычы 210 мең сумнан артып киткән. Суд карары буенча, хатын алты айга гомуми режимлы колониягә китәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз