news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алексеевскида булган авариядә бер кеше үлгән, дүрт кеше зыян күргән

Чит ил машинасы кюветка төшеп, бетон конструкциягә килеп бәрелгән.

Алексеевскида булган авариядә бер кеше үлгән, дүрт кеше зыян күргән
очевидцы

(Казан, 16 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстанда Алексеевск районында булган авариядә бер кеше үлгән һәм дүртесе зыян күргән. Башлангыч мәгълүматлар буенча, чит ил машинасы кюветка төшеп, бетон конструкциягә килеп бәрелгән. Бу хакта "Татар-информ"га шаһитлар хәбәр итте.

"Кичә көндез өченче яртылар тирәсендә Алексеевск - Биек Колокка трассасында Левашево бистәсе янында автомобиль кюветка очты һәм су үткәргеч торбаның бетон коймасына бәрелде", - дип сөйләделәр агентлыкка шаһитлар.

Авариядә бер кеше урында ук һәлак булган, тагын дүрт кеше һәлакәт булган урыннан авыр хәлдә киткән. Зыян күрүчеләр арасында бер бала да бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot