news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексеевскида бер меңнән артык башка исәпләнгән терлекчелек комплексы төзиләр

Беренче чиратта 428 баш сыерга абзар, бозаулату бүлеге һәм сыер саву залы төзү тора, анда 50 миллион сумлык җиһаз урнаштыру күздә тотыла.

(Алексеевск, 5 август, "Татар-информ", "Таң", Алексей Вангаев). Алексеевскиның "Ватан" колхозында 1340 башка исәпләнгән терлекчелек комплексы төзелә башлады.
Төзелеш эшләре Бутлеровкадан ерак түгел алып барыла. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Район башлыгы Сергей Демидов катнашында төзелеп килүче объектта киңәшмә узды. Колхоз рәисе Ильяс Әхмәтов һәм Киров өлкәсеннән килгән төзүчеләр район башлыгына әлеге комплексны төзү планнары турында сөйләде.

Беренче чиратта 428 баш сыерга абзар, бозаулату бүлеге һәм сыер саву залы төзү тора, анда 50 миллион сумлык җиһаз урнаштыру күздә тотыла. 40 башка исәпләнгән саву залында яңа типтагы "карусель" саву җайланмасы урнаштырылачак. Ул 2020 елның 1 сентябренә файдалануга тапшырылыр дип фаразлана.

Бу комплекс колхозга сөт җитештерүне арттырырга ярдәм итәр дип уйлыйбыз, чөнки хуҗалык Юеш Көрнәле янында урнашкан ферманы да файдаланырга ниятли.

Хуҗалык җитәкчесе Ильяс Әхмәтов Сергей Демидовка, көзге һәм язгы юлсызлык төзелешкә комачауламасын өчен, юл төзүдә ярдәм итүен сорады. Район башлыгы бу мәсьәләне хәл итәргә вәгъдә бирде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100