Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Алексеевскида бадминтон буенча ярышларда туксанга якын спортчы көч сынашты
Бу көнне Россия, Болгария, Әрмәнстан һәм Израиль бадминтон федерациясе җитәкчеләре районда бадминтон үсеше үзәгендә булды.
(Алексеевск, 10 октябрь, "Татар-информ", "Таң", Алексей Вангаев). Якшәмбе Алексеевскида "Татарстан Республикасы шәхси кубогы"на сайлап алу кысаларында бадминтон буенча Татарстан Үзәк лигасы ярышлары узды. Финал өлешенә сайлап алу өчен алты районнан туксанга якын спортчы көч сынашты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Бу көнне Россия, Болгария, Әрмәнстан һәм Израиль бадминтон федерациясе җитәкчеләре Алексеевскида бадминтон үсеше үзәгендә булды. Алар "Татарстан Республикасы шәхси кубогы"на сайлап алу кысаларында бадминтон буенча Татарстанның Үзәк лигасы ярышларында катнашучыларны сәламләде һәм яшь спортчылар белән гомуми фото ясады.
Шулай ук делегация Татарстан Республикасы Хисап палатасы рәисе Алексей Демидов озатуында Воскресенск чиркәвендә булды. Шулай ук федерация җитәкчеләре Герман Казанский исемендәге часовняны карадылар. Алексеевск районына визит кысаларында кунаклар Биләрдәге Изге чишмәдә булды.
Ярышларга килгәндә исә, финал өлешенә 18 спорт үтте. Моннан тыш, сайлап алу турнирын ачу тантанасында яңа спорт формасы тәкъдим ителде, аларда Алексеевск бадминтончылары төрле дәрәҗәдәге ярышларда чыгыш ясаячак.
Спортчыларга стильле һәм матур форма район башлыгы Сергей Демидов инициативасы белән сатып алынган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз