news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Алексеевскида авариядә гаепле ир-ат 55 тапкыр җаваплылыкка тартылган булган

Левашево бистәсе янында чит ил машинасы юл кырыена төшеп киткән һәм бетон коймага бәрелгән.

Алексеевскида авариядә гаепле ир-ат 55 тапкыр җаваплылыкка тартылган булган
очевидцы

(Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ»). Алексеевск районында юл һәлакәтендә гаепле машина йөртүче юлда йөрү кагыйдәләрен бозган өчен  күп тапкыр җаваплылыкка тартылган. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Казанда яшәүче 33 яшьлек ир-ат «Хонда» автомобиле белән идарә иткәндә һәлакәткә очраган. Соңгы ике елда ул хокук бозган өчен 55 тапкыр административ җаваплылыкка тартылган», — дип сөйләделәр полициядә.

«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, кичә көндез Алексеевск — Биек Колокка юлында чит ил машинасы йөртүчесе тизлеген арттырган һәм суүткәргеч торбаның бетон коймасына бәрелгән.

Юл-транспорт һәлакәте аркасында автомобильдәге 28 яшьлек пассажир хатын-кыз хастаханәдә үлгән. Машина йөртүчене, тагын өч пассажирны (алар арасында сигез яшьлек малай да булган) авыр җәрәхәтләр белән хастаханәгә озатканнар.

Полициядә юл-транспорт һәлакәте вакытында барысы да куркынычсызлык каешларын эләктергән булганлыгын хәбәр иттеләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot