news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

^Алексеевски районында агросәнәгать комплексының эш нәтиҗәләренә багышланган семинар-киңәшмә узды

^Алексеевски районында агросәнәгать комплексының эш нәтиҗәләренә багышланган семинар-киңәшмә узды

(Казан, 11 март, «Татар-информ»). 11 мартта республиканың Алесеевски районында 2005 елдагы эш нәтиҗәләренә һәм Татарстан агросәнәгать комплексының киләчәктә үсеш юнәлешләренә багышланган семинар-киңәшмә узды. Аның пленар өлеше ТР Президенты Минтимер Шәймиев җитәкчелегендә узды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, республика муниципаль район башлыклары катнашты.

Минтимер Шәймиев киңәшмәне ачып хәлне вакытында бәяләмәгән хуҗалык җитәкчеләре өчен авырга туры киләчәк, кайберәүләр белмәү, алда баручы хезмәттәшләренең тәҗрибәсен файдаланырга теләмәү сәбәпле, кырыйда калырга мөмкин, дип билгеләп узды. Бүген дәүләт ярдәмгә килә, нык авыл хуҗалыгы берләшмәләре алга таба да үсә алачак. Артта калган хуҗалыкларга акча салудан мәгънә юк, дип ассызыклады республика башлыгы.

Алексеевски муниципаль районы башлыгы Владимир Козонков семинарда катнашучыларны 29 мең баш терлекләре булган авыл хуҗалыгы берләшмәләре эше нәтиҗәләре белән таныштырды. Узган ел район буенча авыл хуҗалыгы продукциясен сатудан кергән табыш 700 миллион сум тәшкил иткән. Биредә кадрлар әзерләү турында да кайгырталар – җирле профессиональ лицей район хуҗалыклары өчен механизаторлар һәм башка белгечләр әзерли. В.Козонков сүзләренә караганда, авыл хуҗалыгы предприятиеләре менеджерлары проблемасы кискен тора, әйбәт оештыручылар җитешми.

ТР Премьер-министры урынбасары-авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов узган елгы Татарстан агросәнәгать комплексы буенча тулаем нәтиҗә ясап, ул җитештерү-хуҗалык буенча да, финанс нәтиҗәләре буенча да бик шатлыклы булмады дип билгеләп узды. Авыл куллана торган ресурсларга бәя арту, ә ашлыкка бәяләр киресенчә, кимү сәбәпле, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре ашлык сатуда 1 миллиард сум акча югалтты. Татарстан Республикасы хуҗалыкларының барлык категорияләрендә авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 68,1 миллиард сум тәшкил итте (чагыштыру өчен – Башкортстан – 61,8, Ростов өлкәсе – 62,7, Краснодар крае – 110 миллиард сум). Соңгы елларда республикада тулаем ашлык җыю 4,5 миллион тонна дәрәҗәсендә тотрыклыланды. Узган ел Татарстан тарихында беренче тапкыр 2 миллион тонна шикәр чөгендере җыелган. Кулланылышта булган сөрү җирләре 1,2 миллион баш терлек, шул исәптән 460 мең сыер, 720 мең дуңгыз, 400 мең сарык; 9 миллион кош асрарга мөмкинлек бирә. Сөт җитештерү бер елга 1,5 миллион тонна, ә тере авырлыкта терлек һәм кош ите 310 мең тонна, шул исәптән кошчылык фабрикаларында 48 мең тонна кош ите, бу 2003 ел белән чагыштырганда 1,6 тапкыр артыграк. Хәзерге вакытта авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре РФнең башка төбәкләрендә 25 процент сөт һәм 20 процент ит сата.

Алга таба министр катнашучыларга “Президент соңгы 15 ел дәвамында терлек башын саклап калу һәм терлекчелек продукциясен булдыру турында кисәтте, күндерде”, - дип искә төшереп узды. Ул вакыт җитте һәм әлеге продукция иң күп сорала торган һәм иң күп табыш бирә торган, күп һәм продукция бирә торган терлекләре булган хуҗалыклар алга чыкты. 2004 елга кадәр республикада терлекчелектә мөгезле эре терлек саны кими бару сакланган. Чагыштыру өчен, 2005 елның 1 гыйнварына булган терлекне тулы күләмдә Нурлат, Актаныш, Алексеевски районнары саклап калган. Балтач, Саба, яшел Үзән, Югары Ослан, Әлки районнарында терлек башын хәтта арттыра да алганнар.

“Агросәнәгать комплексы үсеше” өстенлекле милли проектының нигезе булып терлекчелекне тиз үстерү тору очраклы түгел. Терлекчелектән тауар продукциясе инде хәзер үк авыл хуҗалыгы предприятиеләренең барлык акчалата табышының 60 процентын тотрыклы бирә. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында әлеге проект кысаларында ике ел эчендә сөт җитештерүне 5 процентка, ә кош һәм терлек ите җитештерүне 11 процентка арттырырга ниятлиләр.

Проектны тормышка ашыру һәм әлеге максатларга җитү өчен ТР Хөкүмәте күптән түгел эре стратегик инвесторлар белән очрашулар үткәрде. Аларның тәкъдимнәре игътибар белән тикшерелде һәм хупланды. Шулай итеп, 100дән артык терлекчелек һәм кошчылык объектларына 24 миллиард сум күләмендә инвестиция салулар җәлеп ителәчәк. Мәсәлән, “Кызыл Шәрык” ААҖ буенча 13 сөт комплексы, мөгезле эре терлекне интенсив симертү өчен 6 мәйданчык төзү һәм реконструкцияләү, “Вамин-Татарстан” ААҖ – 15 сөт комплексы, “Золотой Колос” ЯАҖ – 7 сөт һәм дуңгыз, 2 мөгезле эре терлек үстерү комплексы төзү, “Юбилейная” кошчылык фабрикасын реконструкцияләү каралган. “ТРда агросәнәгать комплексын үстерү” төбәк проекты кысаларында терлекчелек комплексларын модернизацияләү һәм төзү өчен 8 елга кадәр вакыт белән алынган инвестиция кредитлары буенча процентлы ставкаларны субсидирлау оештырылачак, шулай ук терлекчелек һәм нәселле терлек өчен лизинг буенча җиһазлар һәм техника җибәрү җайга салыначак.

2006 елдан башлап хәлле авыл хуҗалыгы берләшмәләре өчен кредит ресурсларыннан файдалануны арттыру максатында, яңа “100 программа” - республика Президент программасы эшли башлаган. Бүгенге көндә “Ак Барс” банкы ААҖе тарафыннан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә 1 миллиард сум күләмендә кредит бүлеп бирү турында карар кабул ителгән.

Алда торган язгы кыр эшләре барышында 1 гектар сөрү җиренә 3 сум исәбеннән дизель ягулыгы бәясен компенсацияләү ниятләнә. Моның өчен республика бюджетыннан 330 миллион сум, федераль чыганактан 163 миллион сум акча бүлеп биреләчәк.

Шунысын да өстәргә кирәк, министрның хисап чыгышы вакытында республика Президенты нәтиҗәләре начар булган район башлыкларына берничә тапкыр мөрәҗәгать итте. Сөйләшү бик катгый булды.

Бүген агросәнәгать комплексларына дәүләт ярдәме сизелә, диде республика башлыгы киңәшмә тәмамланганда. Татарстан масштаблы үзгәрешләргә күбрәк әзер, авыл хуҗалыгы производствосының нәтиҗәлелеген тәэмин итә һәм күләмнәрне арттыра ала. Әмма вакытны һәм тәіъдим ителгән мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмаска кирәк, дип ассызыклады ТР Президенты.

news_right_1
news_right_2
news_bot