news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексеевски районы мәктәплләре укучылары арасында туристлык слеты узды

Туристлык слетының программасы конкурс һәм спорт өлешләреннән торды.

(Алексеевск, 23 сентябрь, "Татар-информ", "Таң" , Ирина Монина). Кама елгасының бик матур яр буенда, Речное авылы янында район мәктәпләре укучыларының туристлык слеты булып узды, дип яза җирле басма.

"Турслёт 11 сентябрьдән 13 сентябрьгә кадәр барды. Күптән барлыкка килгән традиция буенча балалар Кама яры буена җыелдылар. Быел слетта 58 кеше катнашты. Аларның һәркайсына үзен урман туризмының теге яки бу өлкәсендә сынап карау мөмкинлеге бирелде. Чараны ачу тантанасында район мәгариф бүлеге башлыгы Дамир Әмир улы Гыйләҗев сәламләде", - дип хәбәр  итә Биләр мәктәбе укучысы Александр Обрезков.

Туристлык слетының программасы конкурс һәм спорт өлешләреннән торды. Беренче көнне командалар өчен җитди сынау булды, чөнки катнашучыларның һәркайсы табигать кочагында булуның кыенлыкларын үзендә тойды. Кемдер өчен бу төн кунарга беренче тапкыр бару булса, кемдер беркайчан да учак якмаган булып чыкты.

Кызлар педагог җитәкчелегендә ут өстендә ашарга пешерделәр. Туклыклы төшке аштан соң катнашучыларга ярышларның икенче көне дистанциясе белән танышу мөмкинлеге бирелде. Беренче көн программасын капитаннар һәм туган якны өйрәнүчеләр конкурсы белән тәмамланды.

12 сентябрь көне безне бик матур, җылы һәм кояшлы иртәсе белән каршылады. Ләкин нәкъ менә шул көнне туристлык слетының бөтен программасы иң катлаулысы булды. Ул көнне катнашучыларга ике дистанцияне: “Контроль-туристлык маршруты” һәм “Җәяүле туризм техникасы” дистанцияләрен узарга кирәк иде.

 Иртәнге аштан һәм бераз ял итеп алганнан соң “Җәяүле туризм техникасы” дистанциясендә ярышлар башланды. Катнашучыларга алты этап: “Вертикаль маятник”, «Сөзәк урыннан спорт ысулы белән төшү”, “Параллель буенча сузылган култыкса буйлап чыгу”, “Асылмалы култыкса”, “Дюльфер ярдәмендә вертикаль төшү”, “Сөзәк урын буйлап күтәрелү” этапларын узарга кирәк иде. Командалар шушы катлаулы сынауларны лаеклы үттеләр һәм финишка кадәр барып җиттеләр.

Төшке аштан һәм ике сәгать ял иткәннән соң катнашучыларга ярыш көненең тагын бер “Контроль-туристлык маршруты” дистанциясен узарга кирәк иде. Биш чакрым озынлыгындагы дистанция үз эченә җиде этапны: “Вертикаль маятник”, “Бүрәнә буйлап йөрү”, “Сөзәк урыннан төшү”, “Сөзәк урын буйлап күтәрелү”, “Палаткалар кую”, “Топографик билгеләр” һәм “Төеннәр бәйләү” этапларын алды.

Ә кичке аш алдыннан командаларга “Команданы тәкъдим итү” конкурсында катнашырга кирәк иде. Командалар барысы да конкурска әйбәт әзерләнделәр, һәм жюри әгъзалары утырышы йомгаклары буенча бөтен командага бу конкурс призерлары грамоталарын тапшырырга карар ителде.

Көн традиция буенча учак янында гитарага кушылып җырлау белән тәмамланды.

Ниһаять, слетта катнашучыларны лаеклы бүләкләр белән бүләкләү башланды. Барлык команда-катнашучылар өйләренә матур тәэсирләр һәм бүләкләр алып кайтып киттеләр.

Ярышларны оештыручылар әлеге чарада катнашкан бөтен командага рәхмәт әйтте, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100