news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Алексеевскдорстрой" хезмәткәрләре Казан юлларын ремонтлый

Казанда алексеевскилылар иң күп машина йөри торган урамнарның берсендә – Ершов урамында ремонтлау эшләре үткәрделәр.

"Алексеевскдорстрой" хезмәткәрләре Казан юлларын ремонтлый
архив/Ильнар Тухбатов

(Алексеевск, 14 июль, "Татар-информ", "Таң", Алексей Вангаев).  "Алексеевскдорстрой" хезмәткәрләре Казан юлларны ремонтлый. Оешма хезмәткәрләре куелган бурычларны сыйфатлы башкара, елдан-ел осталыкларын республика дәрәҗәсендә күрсәтәләр. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Быел да оешма эшчеләренә республика башкаласының утыз урамында, шул исәптән зур күләмле машиналар агымы булган Татарстан, Тукай, Девятаев, Габишев, Фучик һәм башка урамнарда юлларны ремонтлауны ышанып тапшырдылар.

Казанда алексеевскилылар иң күп машина йөри торган урамнарның берсендә – Ершов урамында ремонтлау эшләре үткәрделәр. Бу сигез полосалы юлның үз үзенчәлекләре бар. Машиналар күп булу сәбәпле, төп асфальт җәю эшләре төнлә алып барыла, бу вакытта шәһәр халкы тормышында юллар ябылу берничек тә чагылмый.

Участок начальнигы Дамир Гусейнов сөйләгәнчә, Казандагы объектларда 11 бригадалык 200 кеше хезмәт куя һәм 60 берәмлек техника эшли.

Шул рәвешле алексеевскилылар шәһәрне төзекләндерүгә зур өлеш кертәләр. Казанда WorldSkills эшче һөнәрләре дөнья чемпионатын уздыру елында бу аеруча мөһим.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100