news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексеевск укучылары тәртип сакчылары белән зарядка ясадылар

Мондый чаралар эчке эшләр органнарында хезмәт итүнең абруен күтәрергә һәм полиция эшчәнлеге турында җәмәгатьчелектә уңай фикер тудыра.

(Алексеевск, 28 май, "Татар-информ", "Таң", Ирина Монина). Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатында Россия Эчке эшләр министрлыгы Алексеевск районы буенча ЮХИДИ бүлегенең юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау инспекторы полиция лейтенанты А.И.Макаров 1 нче Алексеевск урта мәктәбе укучылары белән очрашты. Ул “Тәртип сакчылары белән – зарядка” акциясе кысаларында чара үткәрде, дип яза җирле басма.

Балалар бөтен күнегүләрне бик тырышып үтәделәр. Арыган, ләкин канәгать укучылар ЮХИДИ инспекторына рәхмәт әйттеләр һәм аны тагын үзләренә кунакка килергә чакырдылар.

Мондый чаралар, һичшиксез, эчке эшләр органнарында хезмәт итүнең абруен күтәрергә һәм полиция эшчәнлеге турында җәмәгатьчелектә уңай фикер тудыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100