news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексеевск спортчылары Татарстан баскетболы элитасына керде

Беренчелек нәтиҗәләре буенча җиңүче команда киләсе сезонда "А" төркеменә күчә.

Алексеевск спортчылары Татарстан баскетболы элитасына керде
alekseyevsk.ru

(Алексеевск, 16 ноябрь, "Татар-информ", "Таң"). 31 октябрьдән 3 ноябрьгә кадәр Аксубайда авыл районнарыннан килгән 2006 елгы яшүсмерләр арасында баскетбол буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды. Алексеевск спортчылары Татарстан баскетболы элитасына керде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Алексеевск баскетболчылары финалга җиңелүләрсез барып җитте, анда Кама Аланы командасын 75:53 исәбе белән җиңделәр һәм беренче урынны яуладылар.

Өченче урын өчен уенда Аксубай командасы Питрәч командасын 66:65 исәбе белән җиңде. Әлеге беренчелек нәтиҗәләре буенча җиңүче команда киләсе сезонда "А" төркеменә күчә. Шулай итеп, Алексеевск баскетболчылары зур шәһәрләрдән килгән яшьтәшләре белән көч сынашачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100