news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексеевск районының 1 нче мәктәбендә “Нәүрүз” бәйрәме узды

Бәйрәмнең төп герое – Нәүрүзбикәне олылап, кул чабып каршы алды балалар.

(Алексеевск,  26 март, "Татар-информ", "Таң", Фалия Хәсәншина). Алексеевск район үзәгенең 1 нче мәктәбендә  “Нәүрүз” бәйрәме узды. Анда бистәбезнең 1, 2, 3 нче урта мәктәпләре укучылары һәм татар теле укытучылары катнашты. Укучылар берсеннән -берсе уздырып, тырышып театральләштерелгән тамашалар әзерләгән, дип яза район газетасы.

Тамашада төрле персонажлар – Кыш, Кыш бабай, Яз һәм Кояш катнашты. Бәйрәмнең төп герое – Нәүрүзбикәне олылап, кул чабып каршы алды балалар. Шуннан соң төрле уеннар уйнадылар, җырлар җырладылар, биюләр биеделәр. Кыскасы мәктәпнең актлар залында җыр- моң, уен-көлке яңгырап торды. Кыш бабайның Нәүрүзбикәгә тиз генә бирешәсе килмәде. Аның белән көч сынашты. Аркан да тартыштылар, йомырка кабып та йөгерделәр. Шулай да ул соңыннан Нәүрүзбикәгә юл бирде инде. Бәйрәм бик җанлы һәм матур узды. Бәйрәм чарасы район мәгариф бүлегенең милли мәгариф буенча методисты Равия Мортазинаның тәбрикләү сүзләре белән тәмамланды.

Татар теле укытучылары Рәзилә Гадиева, Альбина Хәмитшина, Илсөяр Җамалиева, Лилия Чибинева, Алсу Зәйнуллина, Роза Кутуева, Вера Мигушина һәм дә район мәдәният йорты методисты, районның “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Алсу Нәҗми чараны югары дәрәҗәдә әзерләүгә үзләренең бар көчләрен керткән, аларга алга таба да районыбызда татар телен үстерү эшендә зур уңышлар насыйп булсын.

Соңыннан барысы да мәктәп ашханәсендә төрле тәмле ризыклар белән чәй эчте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100