news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексеевск районындя яшәүче Хәлиловлар гаилә коруларына 59 ел булуын билгеләп үтә

Мәдәният йортында узган бәйрәмнәрнең берсендә “Авылның иң зирәк карты” исеменә лаек булган.

(Алексеевск, 6 март, "Татар-информ", "Таң"). Алексеевск районы Түбән Тигәнәле авылында мәхәббәтләрен гомер буе саклап, бер-берсенә терәк, таяныч булып, нинди генә хәлләрдә дә сабырлык күрсәтеп, 59 ел буе бер-берсен хөрмәт итеп, кешеләргә бары тик изгелекләр генә эшли алсак иде, дип гомер кичерүче Рәисә апа белән Тәлгать абый Хәлиловлар яши. 

Тәлгать абый 1937 елның 28 февралендә, Рәисә апа 1939 елның 13 мартында дөньяга килә. Икесе дә бер авылда үсеп, бер мәктәптә белем алалар. Сугыш чоры балалары төрле авырлыкларны күреп үсә. Сугыштан соң авыр елларны әти-әниләренә булышып үткәрәләр. Балачактан аерылмас дусларга әйләнгән яшьләр үсмер чорга килеп җиткәч, бәхет сукмагын парлашып узарга дигән карарга килә. Бер-берсе янәшәсендә күрергә теләгән сыйфатларны егет кызда, кыз исә егеттә эзләп таба. 1959 елның 6 гыйнварында гаилә корып, ике йөрәк бер уй, бер максат белән яши башлый. Тормышларын ямьләндереп, бер-бер артлы дүрт бала – өч малай һәм бер кыз дөньяга килә. Гаилә тулылана. Әти-әни булу аларга зур җаваплылык өстәсә дә, үз газизләрен тәрбияләү җан рәхәте дә бирә.

Балаларын укытып, барысын өйләндереп, кияүгә биреп зур тормышка аяк бастыралар. Тәлгать абый тормышны матур, җитеш алып бару өчен бар көчен кызганмый. Кырык ел тракторчы булып эшли, эшендә мактауга лаек була. Рәисә апа колхозда төрле эшләрдә эшли. Йорт тутырып мал-туар тоталар. Ир белән хатын кулга-кул тотынышып, бер-берсенә терәк һәм кирәк булып яшиләр.

Бүгенге көндә сигез онык һәм дүрт оныкчыклары бар. Балалары туган йортларын онытмый, кайтып йөриләр, кирәк вакытта булышып китәләр.

Тәлгать абый белән Рәисә апа авылның хөрмәтле кешеләре. Туганнары, дуслары, күршеләре белән дус-тату аралашып яшиләр. Тәлгать абый мәчеткә йөри. Мәдәният йортында узган бәйрәмнәрнең берсендә “Авылның иң зирәк карты” исеменә лаек булды, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100