news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексеевск районындагы авариядә үлгән дүрт кыз бер көллияттә укыган

«Лада» белән идарә итүче 18 яшьлек кыз машина йөртү таныклыгын ун ай элек алган булган.

Алексеевск районындагы авариядә үлгән дүрт кыз бер көллияттә укыган
МВД по РТ

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). Татарстанның Алексеевск районындагы юл һәлакәтендә гомере өзелгән дүрт кыз Алексеевск аграр көллиятенең 3 курс студентлары булган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына үз чыганагы хәбәр итте.

  • Кичә 17.00 сәгать тирәсендә Казан-Оренбург юлының 95нче чакрымында «Лада» белән идарә итүче кыз тизлеген арттырган һәм каршы як полосага чыккан. Җиңел машина «КАМАЗ» белән кара-каршы бәрелешкән. Шуннан соң, җиңел машина металл өеменә әверелгән. Автоледи һәм аның өч дус кызы һәлакәт урынында ук үлгән.

Фаҗига көнендә җиңел машина белән 18 яшьлек Виктория идарә иткән. Ул 10 ай элек кенә машина йөртү таныклыгы алган булган. Йөртүче белән бергә машинада өч дус кызы – 18 яшьлек Любовь һәм Наталья (икесе дә бер көндә туган булган) һәм 20 яшьлек Виктория булган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100