news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алексеевск районында үзара салым акчасына суүткәрү челтәрләрен алыштырырга җыеналар

Тавыш бирү кичке сигезгә кадәр дәвам итәчәк.

(Алексеевск районы, 18 ноябрь, "Татар-информ", "Таң"). Бүген Алексеевск районы халкы үзара салым җыю буенча референдумда катнаша. Кайбер пунктларда җыелган акчаларны суүткәрү челтәрләрен алыштыруга һәм балалар мәйданчыклары урнаштыруга тоту планлаштырыла.  Бу хакта "Таң" газетасы хәбәр итә.

Бистә халкы үзара салым җыю буенча үз фикерен белдерергә тиеш. Җыелган акчалар дүрткә тапкырланачак һәм бистәне төзекләндерүгә тотылачак. 

Халык сайлау участокларына иртәнге җидедән үк килә. Сайлау участокларының берсе урнашкан "Красный восток" мәдәният йортына балалары белән дә киләләр. Иртән сайлау комиссиясе эшчәнлеген бәяләү өчен территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рөстәм Хөснетдинов та килде, диелгән әлеге хәбәрдә.

Тавыш бирү кичке 20:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100